Без социаль челтәрләрдә         

Телләрне алыштыру 

Occitanie et Tatarie

Сайтның татар телендәге версиясе техник эшкәртмәдә (эшләтеп җибәрү якын арада планлаштырыла).


Нинди телдә карыйсыгыз килүгә карап, уң якта, югарыда күрсәтелгән Франция, Татарстан, Россия байракларының берсенә басыгыз.

 

Сәхифә авторыннан

 

Россия һәм Франция, ике якта да киң җәмагәтьчелеккә аз билгеле булган, төп җирле халыклардан тора. Бу сайт шушы дәүләтләрнең җирләрендә тарихи рәвештә гомер кичерүче халыкларның мәдәнияте һәм тормышы турында төрле озынлыктагы документаль фильмнар урнаштыру өчен тәкъдим ителә. 

Татар тамырларым белән үзем Россиядән булсам да, Франциядә яшәү сәбәпле, бу илләрдәге халыкларның менталитеты, бер-берсе турындагы стереотиплары миңа яхшы таныш. Бу халыкларны бер-берсе белән якыннанрак таныштыру теләге мине документаль фильмнар төшерергә этәрде.

Бу идеяне тормышка ашыруда шулай ук Тулузада (Окситания регионы) яшәүче дусларым белән оештырган "Occitanie et Tatarie" (Окситания hәм Татария) мәдәни ассоциясендә җыйган тәҗрибә дә ярдәм итте. Безнең ассоциация оештырган танып-белү конференцияләре француз тыңлаучыларына Россиянең тарихи һәм мәдәни тормышы, шулай ук татар халкының аның дәүләт буларак торгызылуына һәм мәдәнияте үсешенә керткән зур хезмәте турында бик күп мәгълүмат алырга булышты.

Бу сайтта татар һәм рус телләрендә шулай ук Окситания турында танып-белү фильмнары циклын урнаштыруны оештырып булса, Франциянең аз танылган мәдәни мирасы турындагы белемнәрне киңәйтергә һәм бер-беребез турында кайвакытта дөрес фикердә булмауны, ягъни стереотипларны, киметергә ярдәм итәр иде. Окситания - иң зур һәм бай тарихка ия булган мәдәни төбәкләрнең берсе. Әлегә бу мирас россиялеләргә һәм советлардан соң чорда яшәүче халыкка бик аз таныш.

Әлегә сайтта фильмнар өч телдә тәкъдим ителәчәк: француз, рус һәм татар телләрендә. Соңыннан сайтның окситан телендәге вариантын да эшләп булыр дип уйлыйм. XX гасырның 1950 нче елларына Франция тулысы белән диярлек француз теле файдасына телләр төрлелегеннән баш тартты. Хәзер исә ул кызыклы һәм мөһим мәдәни мираска ия булган региональ телләргә карата булган мөнәсәбәт үзгәрде - аларга зур игътибар бирелә башлады. Ләкин җирле телләр белән гасырга якын барган көрәш бу телләрнең кулланылышын һәм үсешен тоткарлады. Россиянең дә бу юлдан китүе бик зур ялгышлык булачак һәм без аны теләмәс идек.

Хәзерге вакытта окситан, татар теле һәм башка региональ телләр үзләренең тарихи җирләрендә җиңел булмаган чорларын кичерәләр. Бу сайтта, татар һәм окситан телендә (француз һәм рус теленнән тыш) урнаштырылган документаль фильмнар, дөньядагы телләр һәм мәдәниятләр төрлелеген саклап калуга үз өлешләрен кертерләр дип ышанам. Күп илләрнең бердәмлеген, гомумилеген бертөрлелектә (ягъни илнең күпмилләтлелек шартларында ул халыкларның берсен генә өстен кую) түгел, нәкъ менә халыкларның һәм аларның мәдәниятенең төрлелегендә күрергә кирәк. Мондый алым ярдәмендә башка халыкларның идеяләре, тәҗрибәләре һәм мәдәни казанышлары белән баерга мөмкинлек булачак. Шулай ук бу юл белән безгә бәйләнеш ноктасын һәм хәтта уртак тамырларны табу җиңелрәк булачак.

Документаль фильмнарны тудыручы бу проект Россия һәм Франция илләре турында белемнәрен үстерергә һәм киңәйтергә теләгән барлык кешеләр өчен эшләнә. Әгәр җир йөзендәге барлык мәдәният һәм телләр төрлелеген саклау һәм үстерү идеясе күңелегезгә якын булып йөрәгегез аша үтсә һәм киң җәмәгатьчелеккә аз билгеле булган халыклар турында документаль фильмнар төшерүгә ярдәм итәсегез килсә, сез дә "Occitanie et Tatarie" (Окситания hәм Татария) ассоциациясе тарафыннан ачылган PayPal системасындагы счет аша үз өлешегезне кертә аласыз.

Инера Сәфәргалиева

Җыелган иганәләр тулысынча "Окситания hәм Татария"  (" Occitanie et Tatarie ")

ассоциациясенә тапшырылачак

powered by and  /  developed by Artur Karamov and Jean Potier